news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановның Instagram-аккаунтындагы бөтен контент - авторныкы

Республика Президенты тормышта һәм эштә үзенә кызыклы тоелган моментларны шәхси сәхифәсендә урнаштырып баруы хакында сөйләде.

Рөстәм Миңнехановның Instagram-аккаунтындагы бөтен контент - авторныкы
«Аппаратная» Telegram-каналы

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Instagram-аккаунтына язылучылар шәхси сәхифәдәге бөтен контентның да авторныкы булуына инана ала.

Мисал өчен, кичә ТР Президенты «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Балалар җыр марафоны»нда булды. Әлеге визиты вакытында ул үз аккаунтында татар җырчысы Салават Фәтхетдиновның чыгышы яздырылган видео урнаштырды. «Аппаратная» Telegram-каналы исә Рөстәм Миңнеханов җырчының чыгышын телефонга төшергән мизгел сурәтләнгән фото тәкъдим итте.

«Кызыклы моментлар күрсәм, аларны үземнең сәхифәдә урнаштырам», - диде ТР Президенты.

Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты әлеге концертта социаль челтәрдә үз сәхифәсенә язылучылар санын ярты миллионнан ике миллионга кадәр арттыра алуын, әмма беркайчан да мондый максат куймавын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100