Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановның геология мәсьәләләре буенча яңа киңәшчесе пәйда булды
Рөстәм Миңнехановның геология мәсьәләләре буенча яңа киңәшчесе пәйда булды
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). Министрлар Кабинетының штат расписаниесендә яңа вазифа – ТР Премьер-министрының геология һәм җир асты байлыкларын куллану мәсьәләләре буенча киңәшчесе барлыкка килде. Әлеге җаваплы урынны 57 яшьлек Фәрит Шаһидуллин биләде, ул соңгы өч елда Россия Табигать ресурслары министрлыгының Татарстан буенча Баш табигать ресурслары һәм тирә–юньне саклау идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләде, соңыннан исә, ул ведомство үзгәртелгәч, ТР буенча җир асты байлыкларын куллану территориаль агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкарды.
Шул рәвешле, Премьер-министрның киңәшчеләре даирәсе хәзерге вакытта өч кешедән тора. Нефтегазхимия комплексы буенча аңа - Ринат Сабиров, хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм эшкуарлык буенча Гүзәл Галиуллина консультация бирә. Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшче урыны гына әлегә буш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз