Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнехановны Чаллыда "Изоляция торбалары заводы"ның үсеш планы белән таныштырдылар
Автокалага эш сәфәре белән килгән Рөстәм Миңнеханов "Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә булды.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны «Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резидентларының берсе - «Изоляция торбалары заводы» акционерлык җәмгыятен алга таба үстерү планнары белән таныштырдылар. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Автокалага килде.

«Завод елына 72 мең тоннага якын корыч торбалар эшләп чыгарырга, ә 2021 елга җитештерү күләмен 118 мең тоннага кадәр арттырырга ниятли», - диелә ТР Президентының рәсми сайтында.
- «Изоляция торбалары заводы» АҖ узган елның көзендә «Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булды. Предприятиедә җитештерелә торган корыч торбалар магистраль нефть үткәргечләре өчен тәгаенләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз