Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнехановны «Богашёво» аэропортында Томск өлкәсе губернаторы каршы алган
ТР Президенты Томск өлкәсе башлыгы белән төбәкләр арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү чаралары хакында фикер алышырга ниятли.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томскига килде. Аны «Богашёво» аэропортында Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин каршы алган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе башлыгы белән төбәкләр арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү чаралары хакында фикер алышырга ниятли. Очрашуда хезмәттәшлек турындагы берничә документка кул кую күздә тотыла.
ТР Президенты шулай ук «Микран» фәнни-җитештерү фирмасы һәм «Сибур-Томскнефтехим» фәнни-тикшеренү оешмасы эшчәнлеге белән танышачак.
- Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов өлкәдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашыр, шулай ук Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган концертны тамаша кылыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз