news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар

Россия губернаторлары бу шоуда үз төбәкләренә инвестиция җәлеп итү өчен көрәшәчәк.

Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) тәкъдим иткән проектта Россия төбәге башлыклары бер миллиард шәхси инвестицияләр өчен көрәшәчәк. Губернаторлар телепрограмма кысаларында үз проектларын тәкъдим итеп, төбәкнең инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләячәк.

Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов проектта катнашырга теләк белдергән инде.

Шундый ук катнашу тәкъдимен Новгород һәм Ульяновск өлкәләре башлыклары да алган, дип белдергән Алиханов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot