news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым котлады

Туганлыкка нигезләнгән якын мөнәсәбәтләребез Төркия белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләргә дә уңай тәэсир итә, дип язылган котлауда.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Президент әфәнде! Котлыйм Сезне туган көнегез белән һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер телим.

Төркия Республикасын Татарстан республикасыбелән якын мөнәсәбәтләр бәйли. Куанып әйтә алам: туганлыкка нигезләнгән якын мөнәсәбәтләребез Төркия белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләргә дә уңай тәэсир итә.

Форсаттан файдаланып, Сезгә һәм тугандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчәк атуын телим", - дип язылган котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot