news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла

ТР Төзелеш министрлыгы һәм Зәй администрациясе зыян килгән йортны тиз арада тикшереп, җимерелгән бинаны төзекләндерү эшләре планын әзерләргә тиеш.

Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов профиль ведомстволарына Зәйдәге торак йортларның берсендә газ баллоны шартлаганнан соң булган вакыйгаларны аерым күзәтү астына алуны йөкләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Шул исәптән Президент гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәбен, килгән зыянның күләмен ачыклауны һәм зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәмне күрсәтүне йөкләде.

ТР Төзелеш министрлыгы һәм Зәй администрациясе зыян килгән йортны тиз арада тикшереп, җимерелгән бинаны төзекләндерү эшләре планын әзерләргә тиеш.

Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100