Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнехановка Югары икътисад мәктәбе студентлары проектларын күрсәттеләр
ТР Президентын республика һәм Югары икътисад мәктәбенең уртак белем бирү программасы буенча тәкъдимнәр белән таныштырдылар.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Мәскәү урбанистик форумында «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының «киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» халыкара магистр программасы буенча белем алучы Татарстан студентлары проектлары белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Булачак магистрларның чыгарылыш проектлары цифрлы мохит ярдәмендә шәһәрдә табигый киңлекләргә килүчеләрнең үз-үзләрен тотышына йогынты ясау, Яр Чаллыда биотөрлелекне саклау өчен тере фасад модульләрен куллану кебек темаларны яктырттылар.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән эшләрне уңай бәяләде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы һәм Югары икътисад мәктәбенең бердәм белем бирү программасы буенча тәкъдимнәр белән таныштырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз