Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка Яр Чаллыда Җиңү паркын реконструкцияләү проектын тәкъдим иттеләр
Якынча исәпләүләр буенча, паркны реконструкцияләү өчен 750 миллион сум акча кирәк
(Яр Чаллы, 16 октябрь, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Җиңү паркын реконструкцияләү проектын презентацияләделәр. Чарада шәһәрне беренче булып төзүчеләр, ветераннар, шулай ук автокала җитәкчелеге катнашты.
Бүгенге көндә паркның гомуми мәйданы 24,2 га тәшкил итә. Аның территориясендә шахмат-шашка клубы һәм аттракционнар паркы урнашкан. Моннан тыш, Җиңү паркы территориясендә 1500 урынга исәпләнгән стационар цирк бинасы төзелеше каралган.
Татарстан Президентына тәкъдим ителгән проектка килгәндә, хәзерге вакытта парк территориясен төзекләндерү буенча фор-эскиз проект эшләнгән. Аның буенча шәһәр төзүчеләргә истәлек билгесе белән Хезмәт Даны зонасын, хәрби техника урнаштырып, Хәрби Дан зонасын, шәһәрнең Автозавод районы тарафыннан массакүләм чаралар уздыру зонасын һәм халыкка ял мәйданын булдыру каралган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, проектны гамәлгә ашырырга кирәк. Шәһәргә ярдәм йөзеннән, проектны чынга ашыру өчен, финанслар бүлеп бирү рәвешендә ярдәм күрсәтеләчәк. Әмма, моннан тыш, паркның шәһәр халкы аеруча күп йөри торган өлешен төзекләндерүдә булышлык итүен сорап, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларына да мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде ТР Президенты.
Якынча мәгълүматларга караганда, паркны яңартып кору 2015 нче елның апрелендә башланачак. “Дөрес, бераз соңга калдык инде, реконструкцияне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына үткәрәсе иде. 9 Майга җитешмибез инде, юкса эшнең сыйфаты булмаячак, аннан-моннан эшләргә кирәкми. Киләсе елның апрелендә тотынырга кирәк. Бөтен эшләрне төгәл, артыклыкларсыз тәгаенләп чыгыгыз, проектны катлауландырмагыз. Иганәчеләрне җәлеп итү зарур, без ярдәм итәчәкбез”, - диде Р. Миңнеханов.
Якынча фаразга караганда, паркны яңартып коруга 750 млн сум акча кирәк. Хезмәт һәм Хәрби дан аллеясен ямьләндерүгә 350 млн сум акча, шул исәптән шәһәрне беренче булып төзүчеләр мәйданына һәм анда стела урнаштыруга 140 млн сум, хәрби техника зонасы белән Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясенә 110 млн сум, бульвар, велосипед юллары белән җәяүлеләр өчен тротуарлар төзү, яктырту, бакча җиһазы һәм башка кирәк-яраклар өчен 100 млн сум, цирк төзелеше һәм әйләнә-тирә территорияне ямьләндерү өчен 400 млн сум акча кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз