news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Япония медицина компаниясе эшчәнлеген тәкъдим иттеләр

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

(Казан, 29 май, «Татар-информ). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Tokushukai Medical Group (Япония) компаниясе эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов катнаштылар.

Очрашуда Рөстәм Миңнехановка TMG компаниясе эшчәнлеге һәм үсеш принциплары турында хәбәр итттеләр. TMG - Осака шәһәрендәге хастаханә каршында 1973 елда оештырылган компания. Эшчәнлегенең төп принцибы - пациентлар ихтыяҗларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән хастаханәләр ачу. Бүген TMG составында 33 клиника, 39 олы яшьтәге кешеләрне карый торган учреждениеләр һәм башкалар. Компаниянең башка илләрдә дә вәкиллекләре бар.

Компания вәкилләре Казанга ике көнлек эш сәфәренә килде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100