news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка яңартылган янгын сүндерү автомобилен тәкъдим иттеләр

2018 елда янгыннан коткару техникасына капиталь ремонт программасы Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча эшли башлады.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  янгын сүндерү автомобилен тәкъдим иттеләр. Автомобиль, янгыннан коткару техникасына капиталь ремонт буенча, республика программасы кысаларында яңартылган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • 2018 елда янгыннан коткару техникасына капиталь ремонт программасы Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча эшли башлады.

Программа кысаларында «КАМАЗ» шассиендә янгын сүндерү машиналарына капремонт ясалачак. 2018 елда бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 80 млн. сум акча бүленгән.

85 берәмлек янгыннан коткару техникасына капремонт карала, шул исәптән 2018 елда – 36 автомобиль, 2019 елда – 43 автомобиль, 2020 елда – 6 автомобиль.

news_right_1
news_right_2
news_bot