news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка Уфада Салават Юлаев ордены тапшырылды

Бүләкләү тантанасы Башкортстан Башлыгы хакимияте бинасында узды.

Рөстәм Миңнехановка Уфада Салават Юлаев ордены тапшырылды
Владимир Васильев

(Уфа, 18 апрель, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ике республика арасындагы хезмәттәшлекне ныгыткан өчен Салават Юлаев орденын тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Башкортстан Башлыгы хакимияте бинасында узды.

«Башкортстан Республикасы Башлыгы указы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә», - дип игълан иттеләр бүләкне тапшыру барышында.

  • Салават Юлаев ордены 1998 елда булдырылган. Ул гражданнарга нәтиҗәле дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге, җитештерүдәге югары казанышлары, фәнни һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, шулай ук мәдәният, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot