news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы - Путь Тукая» яңа туристик маршрутын тәкъдим иттеләр

Бөек татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлына багышланган маршрут Татарстанның Биектау, Арча, Әтнә һәм Балтач районнары аша узачак.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы - Путь Тукая» яңа туристик маршрутын тәкъдим иттеләр. Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узды, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Проектны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәкъдим итте.

Маршрут туристларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗат һәм тормыш юлына карата кызыксыну уяту максатыннан булдырылган.

Маршрут велосипедта һәм җәяүләп Татарстанның Биектау, Арча, Әтнә, Балтач һ.б. районнары аша узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot