news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен йөкләү мәсьәләсе 4 февральдә каралачак

Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында әнә шундый карар кабул ителде

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вәкаләтләрен йөкләү турындагы мәсьәлә ТР Дәүләт Советының 4 февральгә билгеләнгән утырышында каралачак.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев үткәргән Дәүләт Советы Президиумы утырышында әнә шундый карар кабул ителде.
Искәртеп узабыз, 27 гыйнварда Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Президенты вәкаләтләрен тапшыру өчен Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте.
Декабрь ахырында “Бердәм Россия” партиясе Татарстан Республикасы Президенты вазифасына өч кандидатура күрсәтте. Алар – республика Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.
22 гыйнварда М.Шәймиев Дмитрий Медведев белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты вазифасында үз вәкаләтләрен озайту турындагы мәсьәләне карамау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
ТР Президентының вәкаләтләр вакыты 25 мартта чыга.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100