news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка "Телеагроном" программасы турында сөйләделәр

Программа автоматик режимда үсемлекчелек авыруларын вакытында ачыклап, биологизацияне исәпкә алып, күрсәтмә-киңәш бирүгә корылган.

Рөстәм Миңнехановка "Телеагроном" программасы турында сөйләделәр
tatarstan.ru

(Лаеш, 2 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Лаешта, "Татарстанда Кыр көне-2019" кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Телеагроном" программасы турында сөйләделәр. Әлеге программа "Цифрлы авыл хуҗалыгы" проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.

Бу мәйданчыкта аграр тармакта цифрлаштыруның иң яхшы практикалары тупланган. Биредә Россиянең төрле шәһәрләреннән вәкилләр үз технологиясен тәкъдим итә. "Телеагроном" программасын Иннополис университеты эшләгән.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының цифрлы трансформация хезмәте белгече Дмитрий Нефедов әйтүенчә, программа автоматик режимда үсемлекләрнең авыруларын вакытында ачыклап, танып, биологизацияне исәпкә алып, киңәш-күрсәтмәләр бирүгә корылган. "Шуңа күрә авыруны вакытында ачыклау хисабына үсемлекләрне саклауга тотыла торган чыгымнар кими", - ди ул.

Дмитрий Нефедов, программа кадрлар белән бәйле проблеманы да хәл итәчәк дип саный. "Авылда кадрлар белән проблемалар бар, үсемлекчелек авыруларын ачыклаучы, дәвалау буенча дөрес киңәш бирә алырлык белгечләр аз. Иннополиста "электрон агроном" программасын эшләделәр дияргә була. Элек биш ел укырга кирәк булса, хәзер мобиль телефон аша авыруларны ачыклап, танып, киңәшләр алырга була. Моны компьютерлар эшли", - дип аңлатты ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Шушы махсус программа базасында авыру үсемлекләр фотографияләре саклана. Агрономнарга фотографияләр юллана, система белешмәләр базасына керә. Анда туфрак, орлык инфекцияләре, агрохим күрсәткечләр һәм башка кирәкле мәгълүмат - фотографияләр чагыштырыла, ике көн эчендә дәвалау буенча киңәшләр бирелә. Агроном тиеш күләмдә кирәкле препаратларны гына сатып алачак. Рөстәм Миңнеханов программаны хуплады, аны республикада гамәлгә кертергә күрсәтмә бирде.

"Бу мәйданчыкта "акыллы" терлечелек, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән идарә технологияләре тәкъдим ителә. Әлеге технологияләр асылында ясалма интеллект, смарт технологияләрне куллана. Һәр технология авыл хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Әгәр бу технологияләрне республика предприятиеләрендә кертсәк, нәтиҗәлелекне арттырып, тулай төбәк продукт күләмен арттырып булачак", - дип белдерде Дмитрий Нефедов "Татар-информ"га. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100