news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» тарафыннан ачылган чыганаклар турында хәбәр иттеләр

Татарстан Президенты «Татнефть» гаммәви акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы утырышын уздырды.

Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» тарафыннан ачылган чыганаклар турында хәбәр иттеләр

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). «Татнефть» хезмәткәрләре 2020 елда Татарстанда, Самара, Оренбург өлкәләрендә, шулай ук Ненец автономияле округында геологик разведка эшләре уздырдылар. Эш нәтиҗәләре турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» Директорлар советы утырышында хәбәр иттеләр. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татнефть» төркеме буенча 11 эзләү-разведкалау скважинасы борауланган һәм үзләштерелгән, шуларның җиде скважинасы Татарстан чикләрендә урнашкан. Самара өлкәсендә ике чыганак ачылды. Шулай ук Ненец автономияле округында, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә планлы геологик разведка эшләре үткәрелде», — диелгән хәбәрдә.

Оренбург өлкәсенең Савицк һәм Журавлев участокларында югары үзлекле нефть запаслары өчен 2020 елның июнендә «Татнефть», «Газпромнефть» һәм «Газпромнефть» компанияләренең уртак предприятиесе төзелде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot