news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» компаниясенең перспективалы проектлары турында сөйләделәр

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика Президенты рәислегендә «Татнефть» директорлар советы утырышы узды.

Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» компаниясенең перспективалы проектлары турында сөйләделәр
tatarstan.ru

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын уздырды. Анда Татарстаннан читтәге компания проектлары турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Президентына шулай ук Казахстанда, Үзбәкстанда, Иракта нефть компаниясенең перспектив проектлары турында хәбәр иттеләр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2019 елда Төрекмәнстанда Готурдеп ятмасында катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарны ремонтлау эшләре яңадан торгызылды. Шулай ук хәзерге вакытта компаниянең Казахстанда, Үзбәкстанда, Иракта уртак проектларда катнашуы буенча сөйләшүләр алып барыла», - дип билгеләп үтелә чыганакта.

Быел республикадан читтә 3,8 млн тонна нефть запаслары арту көтелә, ресурслар үсеше - 35,8 млн тонна.

Чарада катнашучылар Ненец автономияле округында эшне перспектив юнәлештә дип саныйлар – быел 11 скважинаны сынау эксплуатациясе планлаштырылган. Фаразлауларга караганда, 2025 елга округта еллык күләм 1,5 млн тоннага җитәчәк.

Бүген шулай ук Оренбург өлкәсендә Савицкий һәм Журавлевский лицензия участокларында геологик разведка эшләренә әзерлек бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot