news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Татмедиада балалар өчен махсус мәйданчык тәкъдим иттеләр

Президент балаларның сорауларына җавап биргән.

Рөстәм Миңнехановка Татмедиада балалар өчен махсус мәйданчык тәкъдим иттеләр

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка балалар өчен махсус мәйданчык тәкъдим иттеләр. Ул «Татмедиа» бинасының 9 катында урнашкан. Бу хакта «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Бүген без балалар бүлмәсен, мәйданчыгын Президентыбызга тәкъдим иттек. Беренче тапкыр зум программасы аша рәсем буенча мастер-класс та үткәрдек. «Салават күпере» журналының баш рәссамы Әлфия Йосыповага ияреп, аның артыннан кабатлап балалар матур рәсем ясадылар. Әлеге чарада 3-8 яшьтәге балалар катнашты, якынча 9-10 бала булды.

Балаларны ишетеп тә була иде. Тавышны сүндермәдек. Балалар рәхәтләнеп президент белән аралаштылар, үзләренең сорауларын бирделәр. Президент балаларны күргәч тә, кәефләре күтәрелеп китте», — ди Зилә Хөснетдинова.

Иң беренче сорауны Туран Батулла биргән. Аннан соң Ш. Мәрҗәни исемендәге 2 гимназия укучысы Галия Сабирова Президенттан сез дә телефон белән уйнарга яратасызмы, дип сораган. Рөстәм Миңнеханов елмаеп, булгалый дип, кесәсеннән телефонын да чыгарып күрсәткән.

«Яз темасы буларак мастер-класста тузганак рәсемен ясадык. Беренче рәсемгә Президентыбызның имзасын сорадык. Тарихта калсын дип без аны инде рамкага да куйдык. Апрель санында чыккан «Итәгатьле мәче» әкиятен укыдык һәм соңыннан «Шаян ТВ»га кереп Ләйлә Таишева сөйләгәнен тыңлап та алдык. Бу президентка бик ошады, ул бик кәнәгать калды.

«Салават күпере» иң кечкенәләр өчен булса, «Сабантуй»ны башлангыч сыйныфларда укучылар укый, ә үсмер чакта «Ялкын» журналына күчәләр. Әлеге бүлмә безнең уртак студиябез булачак. Студия өй кебек матур, якты. Бу очрашу да шундый булды. Сөйләшү дә рәсми түгел, бик җылы, рәхәт үтте. Без анда алга таба төрле мастер-класслар, тәҗрибәләр, язучылар белән очрашулар үткәрергә җыенабыз. Бүләкләүләр, бәйгеләргә нәтиҗәләр ясау, ютуб каналлар өчен тапшырулар әзерләүгә дә мәйданчык булды», — диде баш мөхәррир.

Зилә Хөснетдинова сүзләренә караганда, әлеге чаралар турында мәгълүмат журналларның социаль челтәрләре битендә булачак. Икенче атнадан онлайн мастер-классларны да дәвам итәргә уйлыйлар.

«Алга таба көн саен булыр дип көтелә. Уздырылачак чараларга теләгән һәркем килә алачак», — диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәрире Зилә Хөснетдинова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100