news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа»да яңа вендинг автоматын тәкъдим иттеләр

Газета-журналлар сату аппаратларын сәүдә үзәкләрендә, метро станцияләрендә, аэропортларда һәм бизнес-үзәкләрдә урнаштырачаклар.

 Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа»да яңа вендинг автоматын тәкъдим иттеләр

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булганда басма продукция сату буенча яңа вендинг автоматын тәкъдим иттеләр.

Акыллы техниканың ничек эшләве турында Татарстан Президентына «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде. Ул банк картасы ярдәмендә «Сөембикә» журналының яңа санын сатып алды һәм Рөстәм Миңнехановка күрсәтте.

Аппарат ярдәмендә басма продукцияне теләсә кайсы вакытта сатучыдан башка сатып алырга мөмкин. Медиакомпаниянең вендинг автоматларында газета һәм журналларның бәясе 15-150 сум тәшкил итә.

Мондый автоматлар башта республиканың социаль учреждениеләрендә пәйда булыр дип планлаштырыла. Киләчәктә аларны метро станцияләрендә һәм аэропортларда, шулай ук кибет һәм бизнес-үзәкләрдә урнаштырачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100