Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнехановка Татарстанда төзелгән пилотсыз очкычның мөмкинлекләрен күрсәттеләр
Татарстан Президенты эш сәфәре белән Лаеш районына килде.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанның шәхси компаниясендә төзелгән SKYF пилотсыз очкычының мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Тәкъдим итү чарасы Лаеш районының «Караишево» шәхси аэродромында узды.
Татарстан Президенты шул хактагы видеоязманы Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган. SKYF генераль директоры Александр Тимофеев моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, пилотсыз очкычны төзүгә 6 миллион доллар һәм 244 миллион сум күләмендә инвестиция кертелгән. Әлеге машина нефть һәм газ тармагында да, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә кулланыла ала.
Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов «Караишево» аэродромына да бәя бирде. ТР Президенты матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, аэродромның мәйданчыгы авырлыгы 24 тоннага кадәр тәшкил иткән кече авиация судноларына хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.
Аэродромда гомуми мәйданы 1,1 мең квадрат метр тәшкил иткән, авиация техникасы саклау өчен ике ангар, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы саклана торган бер ангар бар. Аэродром территориясе койма белән әйләндереп алынган, видеокамералар урнаштырылган.
Татарстан Президенты Лаеш районында шулай ук пластмасса плитәләр, полосалар, торба һәм профильләр эшләп чыгару белән шөгыльләнә торган «Техстрой» җитештерү мәйданчыгында да булды. Әлеге производствога 156,1 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән. 2018 елда «Техстрой» компаниясе тарафыннан 137,4 меңнән артык эшләнмә җитештерелгән.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПромышленный беспилотник "SKYF".
Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз