Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка Татарстанда капиталь төзекләндерү барышы турында сөйләделәр
Хәзерге вакытта республикада капиталь төзекләндерү буенча 3,5 млрд сумлык эш башкарылган.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстанда капиталь төзекләндерү буенча 3 млрд 569 млн 263 мең сумлык эш башкарылган. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов әйтте.
Фәрит Хәнифов үз докладын белем бирү оешмаларын төзекләндерү буенча мәгълүматлардан башлады. 2020 елда 36 мәктәпне төзекләндерү планлаштырылган булган. 20 августка булган мәгълүматларга караганда, 17 объектта эшләр бара, 19 объектта эш төгәлләнгән. Коррекцион мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча планлы өч объектта эшләр дәвам итә.
Пландагы 87 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының утызы балаларны кабул итәргә әзер, 57 объект төзекләндерелә. «Гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрдә функциональ зоналарны капиталь төзекләндерү буенча вазгыять түбәндәгечә: планлаштырылган 43 гомуми белем бирү оешмаларының унберендә эшләр дәвам итә, 31 объектта төгәлләнде», — диде министр.
Моннан тыш, Татарстанда 17 ресурс үзәген төзекләндерү планлаштырылган, аларның бишесендә эшләр беткән, ә 12 объектта дәвам итә. Уку корпусларына планлаштырылган ремонт эшләре өч объектта бара.
Планлаштырылган 21 спорт объектының унтугызы төзекләндерелә, икесендә эшләр беткән. Татарстандагы биш яшьләр үзәгенең өчесендә эшләр бара, икесендә беткән.
Шулай ук министр балалар сәламәтләндерү лагерьләрендәге, стационарлардагы һәм яшүсмерләр клубларындагы төзекләндерү эшләре турында да сөйләде. Ул китергән мәгълүматлар буенча, ике лагерьдә эшләр дәвам итә, дүртесендә төгәлләнгән. Шулай ук алты клуб һәм стационар әзер булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз