news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка Татарстанда италия конфетлары җитештерергә тәкъдим иткәннәр

Татарстан Президенты Инвестицион үсеш агентлыгына бу проектлар буенча хезмәттәшлек мәсьәләсен карарга кушты.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Италия эшмәкәрләре Татарстанда италия конфетлары җитештерергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге тәкъдим Рөстәм Миңнехановка Миланда «Италиядәге татарлар» мәдәни ассоциациясе белән очрашу вакытында килеп иреште.

Татарстан Президенты Инвестицион үсеш агентлыгына бу проектлар буенча хезмәттәшлек мәсьәләсен карарга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot