news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка Татарстан таможнясы җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Очрашуда катнашучылар республика ведомствосы эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнехановка Татарстан таможнясы җитәкчесен тәкъдим иттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан таможнясы башлыгын тәкъдим иттеләр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгеннән башлап, республика ведомствосының башлыгы итеп Марат Гәрәев билгеләнде, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнехановка Россия Таможнясы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Денис Терещенко.

Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган очрашуда Идел буе Таможня идарәсе җитәкчесе Агепсим Ашкалов катнашты.

Очрашуда республика таможнясы эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot