news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка ТАССРның 100 еллыгына әзерлек турында хәбәр итәчәкләр

Рөстәм Миңнеханов мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе башлыгы белән фикер алышачак.

Рөстәм Миңнехановка ТАССРның 100 еллыгына әзерлек турында хәбәр итәчәкләр
tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә рәсми чара һәм очрашулар уздырачак, шулай ук Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол командасы уенчыларын һәм тренерларын, шулай ук «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасын хөрмәтләячәк. 2019 елгы волейбол ярышларында Россия Кубогы нәтиҗәләре буенча ике команда да беренче урыннарны алды.

Төштән соң ТР Президенты республика Хөкүмәте йортында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцовны кабул итәчәк.

Шуннан соң Рөстәм Миңнехановның эш графигында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясендә катнашу булачак. «Татар-информ»га Лилия Галимова ачыклап узганча, коллегиянең төп темасы - ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек. «Коллегиядә уникаль экспонатлар һәм архив документлары күргәзмәсе оештырылачак, аны ТР Президенты караячак. Чарага барлыгы бер меңгә якын кеше чакырылган», - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Коллегия трансляциясе Татарстан Республикасының рәсми порталында алып барылачак.

2018 елда Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Указга кул куйды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2020 ел республикада Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100