Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнехановка Төркиянең беренче TOGG электромобилен күрсәттеләр
«Долина» — Төркиянең TOGG беренче электромобиль өчен технологияләр эшләү һәм кертү үзәкләренең берсе.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгълүмати технологияләр үзәне» технологик үсеш зонасында булды. Анда Татарстан Президентына Төркиянең беренче TOGG электромобилен күрсәттеләр. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2021 елда «Долина»ның I этабы ачылды. Проект барлыгы 5 этаптан торачак. Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: мобиль кушымталар, компьютер һәм мобиль уеннар, киберкуркынычсызлык системалары, дизайн технологияләре, «Акыллы шәһәр» системалары һәм башкалар. «Долина» резидентлары өчен салым ташламалары һәм преференцияләр каралган.
«Долина» структурасында перспективалы стартапларга ярдәм итү максатыннан 100 млн төрек лиры (1 млрд сум чамасы) күләмендә Венчур инвестицияләре фонды булдырылды. Шулай ук «Долина»да IT-тармакта белгечләр әзерләү өчен академия булдырылды.
«Долина» — Төркиянең TOGG беренче электромобиль өчен технологияләр эшләү һәм кертү үзәкләренең берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз