news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка Сочидагы яшьләр фестиваленең истәлек медален тапшырдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль яшьләр эшләре агентлыгы җитәкчесе Александр Бугаев Казанда очрашты.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль яшьләр эшләре агентлыгы җитәкчесе Александр Бугаев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федераль яшьләр эшләре агентлыгы башлыгы Александр Бугаев Рөстәм Миңнехановка яшьләр фестиваленә әзерлеккә һәм уздыруга керткән саллы хезмәте, республиканың бу чарага күрсәткән ярдәме өчен “2017 елда Сочида XIX бөтендөнья яшьләр студентлар фестивале”нең истәлекле медален тапшырды.

Тулаем илдә һәм федерация субъектларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, предприятиеләрдә, төбәкләр районнарында һәм шәһәрләрендә яшьләр берләшмәләре, бүлекләре булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Александр Бугаев хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2017 елда Сочида XIX бөтендөнья яшьләр студентлар фестивален уздыру йомгаклары буенча истәлек медален гамәлгә куйды.

 Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot