news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка синтетик сумала заводы проектын тәкъдим иттеләр

Татарстан Инвестиция советы президиумына елына 200 мең тонна продукция җитештерә алырлык завод проектын презентацияләделәр.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Инвестиция советы президиумы утырышы узды. Татарстан Президентына яңа инвестиция проектларын презентацияләделәр. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүгенге көндә төбәктә территорияләрне икътисади яктан үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Бу махсус икътисади зоналар гына түгел, башка инфраструктура буенча да шулай. Шулай итеп, Чаллыдан тыш, тагын Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын алды. Бу зур һәм кече инвестиция проектларын тормышка ашыруды бик яхшы перспектива”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Инвестиция советы президиумы әгъзалары Яшел Үзәндә лифт һәм травалатор җиһазларын җитештерүне булдыру проектын карады һәм хуплады.

Шулай ук елына 200 мең тонна продукция җитештерә алырлык сумала заводы проекты тәкъдим ителде. Совет әгъзалары шулай ук киләсе ел ахырында ачылачак “КАМАЗ” музее булдыру идеясен дә хуплады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot