news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка “Рубин”ның баш тренеры алышыну турында хәбәр ителде

“Рубин” футбол клубының баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп Роман Шаронов билгеләнде.

Рөстәм Миңнехановка “Рубин”ның баш тренеры алышыну турында хәбәр ителде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ”Рубин” спонсорларының клубның баш тренеры Корбан Бердыев белән килешүне өзү карары турында хәбәр ителде. Республика җитәкчесе футболчыларга яңа остазлары белән уңышлар теләде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимов әйтте.

“Президентка кадрлар буенча “Рубин” футбол клубында кабул ителгән карарны хәбәр иттеләр. Клубның генераль спонсоры “ТАИФ” компанияләр группасы белдерүенчә, тренерны алмаштыру клубны яңа дәрәҗәгә чыгару теләге белән бәйле. Карарлар кабул итүдә безнең бернинди дә катнаш юк, чөнки бу шәхси мөстәкыйль клуб. Ләкин генераль спонсор белдергән мотивацияне игътибарга алып, без клубка киләсе сезонда бары тик уңышлар гына тели алабыз”, - диде Галимова.

Клубның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп Роман Шаронов билгеләнде. Ул узган ике сезонда яшьләр командасының тренерлар штабын җитәкләде. “Роман Шаронов – клубның легендасы. Уенчы буларак безнең команданың яңа тарихындагы барлык уңышларын бергә кичерде”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100