news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Россия финанслар министры Рәхмәте тапшырылды

Бүләкне тапшыру ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә узды

Рөстәм Миңнехановка Россия финанслар министры Рәхмәте тапшырылды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия финанслар министры Рәхмәте тапшырылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкне тапшыру ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә узды.

Бүләк Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының эшчәнлеге тармагында дәүләт сәясәтен билгеләү һәм норматив-хокукый көйләүне эшләү функцияләре һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда актив катнашуы өчен тапшарылды.

Шулай ук Россия Федерациясе финанслар министры Рәхмәте ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтовка тапшырылды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100