Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка Әлмәт урамнарын дезинфекцияләүне оештыру тәртибен күрсәттеләр
Татарстан Президенты «Алсу» микрорайонындагы торак комплексында санитар эшкәртүне карады.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты республиканың Әлмәт районында булды. Рөстәм Миңнеханов коронавирус эпидемиясе нәтиҗәләрен кисәтү һәм йомшарту буенча урыннарда күрелгән чараларны бәяләү өчен районнарны йөреп чыгуны шушы шәһәрдән башлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Әлмәттә Татарстан башлыгына шәһәрдә санитар эшкәртүнең ничек узуын күрсәттеләр. Ул көн саен дезинфекцияләнә торган «Алсу» микрорайонындагы торак комплекста булды. Комплекста ишегаллары, тукталышлар, кибетләр, даруханәләр һәм башка җәмәгать урыннары эшкәртелә.
Искәртеп үтик, Әлмәт районнарны тоталь дезинфекцияләүне башлап җибәрде. Бу эшне символик түләүгә волонтерлар башкара һәм алар махсус инструктаж үтә. Кешеләр саклагыч костюмнар, перчаткалар һәм респираторлар киеп эшли. Эшкәртү тәүлек әйләнәсе башкарыла.
«Без объектларны натрий гипохлориты һәм кальций гипохлориты нигезендә эшләнгән дезинфекция чаралары белән эшкәртәбез. Бу эш безнең өчен профильле түгел, аны шәһәр йөкләмәсе буенча апрель башыннан бирле башкарабыз», — диде «Автомобиль юллары шәһәр идарәсе» оешмасы директоры Рәшит Хаҗипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз