news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемә басмасы тапшырылды

Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора.

Рөстәм Миңнехановка Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемә басмасы тапшырылды
dumrt.ru

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Бүген Корбан бәйрәме уңаеннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм Миңнехановка бәһасез истәлекле бүләк – республика башлыгы өчен махсус тәүге нөсхә рәвешендә бастырылган Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен тапшырды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрәчәк.

Басма өстендә эш барышында, мөфтият белгечләре татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләр файдаланды. Моннан тыш, тәрҗемәчеләр, зур игътибар биреп, бүгенге заман татар тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрид хәзрәт Салман, Габделбари хәзрәт Исаев һ.б.ның тәҗрибәләренә дә мөрәҗәгать итте.

Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый.

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең икенче басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан рус телендә әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100