news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасының сул як ярын төзекләндерү концепциясе тәкъдим ителде

Концепция авторлары яр буен активлыкның өч зонасына бүләргә тәкъдим итәләр.

Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасының сул як ярын төзекләндерү концепциясе тәкъдим ителде
tatarstan.ru

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының сул як ярын төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә эшендә Татарстан Президенты ярдәмчеләре Наталия Фишман һәм Олеся Балтусова, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Концепцияне Orchestra Design студиясе нигез салучысы Эдуард Морозов тәкъдим итте. Ул Миллениумнан алып Киров дамбасына кадәр иҗтимагый киңлекләрне комплекслы рәвештә үстерергә тәкъдим итте, ул фестиваль кварталын, белем паркын һәм Яшьләр паркын булдыруны күздә тота. Фестиваль кварталы - Казан Кремле итәгендә актив җәмәгать киңлеге. Бу территориядә төрле мәдәни вакыйгалар оештырылачак, алар казанлыларга һәм шәһәр кунакларына кызыклы булачак.

Белем паркы «Казан» милли-мәдәни үзәге территориясендә урнашачак. Паркта активлык кунакларны Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырачак. Территорияне комплекслы үстерү китапханә киңлегенең яңа форматы булдырырга һәм территориянең табигый экосистемасын торгызырга мөмкинлек бирәчәк. Яшьләр паркында төп игътибар спорт өлешенә биреләчәк. Монда туп белән уеннар өчен мәйданчыклар һәм җәяүлеләр өчен уңайлы зоналар булачак.

Яр буен төзекләндерү - кирәкле этап, ул казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунакларын җәлеп итеп торачак, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул әлеге проект буенча эшне дәвам итәргә һәм тәкъдимнәрне игътибар белән карарга кушты.

Киңәшмәдә Татарстан Президентына, шулай ук, сәламәт яшәү мохитен исәпкә алып, медицина учреждениеләрен реконструкцияләү һәм төзү концепциясен тәкъдим иттеләр. Татарстанда сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү буенча масштаблы эш алып барыла, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул бу проектларны эшләү, проектлау һәм гамәлгә ашыру вакытында яңа алымнарны активрак кулланырга өндәде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100