Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка Казандагы элеккеге Шамов сырхауханәсе бинасын реконструкцияләү варианты күрсәтелде
Проектны "Rixos" (Төркия) кунакханәләр челтәре идарәсе советы рәисе Фәттах Таминҗе тәкъдим итте.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы элеккеге Шамов сырхауханәсе бинасын реконструкцияләү варианты күрсәтелде. Проектны "Rixos" (Төркия) кунакханәләр челтәре идарәсе советы рәисе Фәттах Таминҗе тәкъдим итте.
Компания-инвестор бинаны кунакханә итеп үзгәртергә җыена, анда шулай ук конференц-зал, спа-комплекс, рестораннар һәм кибетләр урнашачак. Шул ук вакытта Шамов сырхауханәсенең тышкы кыяфәте сакланып калачак. Рөстәм Миңнехановка катларны, вестибюльне реконструкцияләү вариантлары, конференц-зал үзгәрешләре күрсәтелде. Музей өчен билгеләнгән бүлмәләр дә бар, анда Шамов сырхауханәсе тарихы турында мәгълүмат урнаштырылачак. Шулай ук ландшафт эшләре башкарылырга тиеш.
Татарстан Президены тәкъдим ителгән проектны хуплады. Ул Казан мэры Илсур Метшинга проектның алга таба тормышка ашырылуын тикшереп торуны йөкләде.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова алдан бинаны һәм аның тирәсендәге территорияне тикшерергә кирәклеген белдерде.
Моннан тыш, компания-инвестор Казанның Некрасов урамындагы мәйданчыгындагы проектны да гамәлгә ашырырга тели. Рөстәм Миңнеханов шушы мәйданчыктагы тормышка ашырылырга мөмкин булган проект вариантларын тапшырырга тәкъдим итте. Алга таба аларны өйрәнеп, нәтиҗә чыгарырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз