news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка Казанда "Ширван" милли ашлар рестораны проектын күрсәттеләр

Милли ашлар рестораны проекты модерн стилендә төзелгән, гамәлдәге корылмаларның катлар санын бозмаячак.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Кичә Рөстәм Миңнехановка Казанда "Ширван" милли ашлар рестораны төзү проектын күрсәттеләр. Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия әгъзалары Казанның тарихи өлешендә егермеләп проект турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим иткән. Гладилов урамында (Казанның Киров районы) "Ширван" милли ашлар рестораны проекты модерн стилендә. Ул гамәлдәге корылмаларның катлар санын бозмау ягында. Объект комиссия әгъзалары тарафыннан хупланган.

Япеев урамы районында торак биналар комплексын төзү проекты тәнкыйтьләнгән. Комиссия әгъзалары фикеренчә, шәһәрнең тарихи өлешендәге төзелеш гамәлдәге архитектура йөзен исәпкә алып башкарылырга тиеш.

Петров паркы районында 1 май - Деловая – Октябрьнең 25 еллыгы урамнары буйлап биналар комплексы (торак һәм офис объектлары), Энгельс урамында (Казанның Киров районы) көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасы, К.Цеткин урамында ике катлы бина, Шәриф Камал урамы, 7дә бер катлы индивидуаль йорт һәм Щепкин урамында өч катлы торак йорт, Айвазовский – Овражная урамнары чатындагы торак комплексы, Гладилов урамында (Киров районы) җир асты парковкасы булган торак комплексы, Большая Красная урамындагы кунакханә комплексы проекты хупланган.

"Татар-информ" әлеге утырышта Рөстәм Миңнеханов  “15-20 елдан соң нәрсә күрергә теләвебезне исәпләп эш итәргә кирәк. Мөгаен, Казан да Мәскәүдәге кебек иске “хрущевкаларны” сүтәргә керешер”, дип әйткәнен хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot