news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка Казан хәрби гарнизонының яңа прокурорын тәкъдим иттеләр

Күзәтчелек органы җитәкчесе итеп Сергей Баженов билгеләнде.

Рөстәм Миңнехановка Казан хәрби гарнизонының яңа прокурорын тәкъдим иттеләр
https://president.tatarstan.ru

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан хәрби гарнизонының яңа прокурорын тәкъдим иттеләр. Җитәкче итеп подполковник Сергей Баженов билгеләнде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Хөкүмәт Йортында узды. Сергей Баженовны Татарстан Президентына Үзәк хәрби округ прокуроры Александр Антюфеев тәкъдим итте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстанның Иминлек советы сәркатибе Рафаил Гыйльманов катнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot