Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнехановка Казан финанс районының мастер-план концепциясен тәкъдим иттеләр
Проектның бер үзенчәлеге булып Яңа Татар бистәсенең сәнәгать территориясен тернәкләндерү һәм Идел елгасы ярларының инфраструктурасын яхшырту тора.
(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Казан финанс районының мастер-план концепциясен бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара республиканың Хөкүмәт йортында узды.
Концепцияне APUDG оешмасының идарә директоры һәм архитекторы Норлиза Хашим тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, проектның бер үзенчәлеге булып Яңа Татар бистәсенең сәнәгать территориясен тернәкләндерү һәм Идел елгасы ярларының инфраструктурасын яхшырту тора. Казан финанс районы киләчәктә халыкара эшмәкәрлек үзәгенә әйләнергә тиеш.
Планлаштыруның гомуми мәйданы 1,1 мең гектардан артыграк, аларның 656 гектары – төзелеш территориясе. 30 елдан соң биредә 43 мең кеше яшәр дип фаразлана, 18,7 мең яңа эш урыны булдырылачак.
Әһәмиятле сораулар рәтендә әйләнә-тирәнең экологик төзеклеге тора. 95 гектарда төрле җәмәгать киңлеге һәм яшел участоклар булыр дип планлаштырыла.
Яңа районда Таарстан һәм Россия банкларының төп офислары һәм филиаллары, шулай ук эре оешма офислары урнашачак. Финанс учреждениеләре ислам банкы һәм корпоратив финанслар буенча хезмәтләрен арттырырга тиеш.
Норлиза Хашим шулай ук транспорт инфраструктурасын яңарту, Идел елгасы ярларын тернәкләнерү, сыйфатлы шәһәр мохитен булдыру, эко-җитештерү, эш мәйданнарын үстерүгә тукталды.
Аннан соң чарада катнашчылар тәкъдим ителгән мастер-план буенча фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов финанс районының транспорт челтәре моделен эшләп бетерү кирәклеген белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз