news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка, ислам икътисадын үстерүдәге уңышлары өчен, Дубайда бүләк тапшырдылар

Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.

Рөстәм Миңнехановка, ислам икътисадын үстерүдәге уңышлары өчен, Дубайда бүләк тапшырдылар
president.tatarstan.ru

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам икътисадын үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен махсус бүләккә лаек булды. Аңа әлеге бүләк Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Глобаль ислам икътисады саммиты кысаларында тапшырылды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнехановка махсус бүләкне Дубай әмирлеге принцы шәех Хамдан бен Мөхәммәд Рәшид Әл Мәктүм тапшырды», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган. Әлеге бүләк бизнес-инициативалар һәм инновацион идеяләр өчен тапшырыла. Инициативалар һәм идеяләр ислам илләре арасында ике яклы сәүдә һәм инвестицион мөнәсәбәтләрне ныгытуда, калган дәүләтләр белән икътисади элемтәләрне җайга салуда ярдәм итәргә тиеш.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot