news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Хельсинкида яңа үзәк китапханәсен тәкъдим иттеләр

Финляндия башкаласы тәҗрибәсен Татарстан милли китапханәсен урнаштыру өчен Милли-мәдәни үзәкне реконструкцияләгәндә кулланырга ниятләнә.

Рөстәм Миңнехановка Хельсинкида яңа үзәк китапханәсен тәкъдим иттеләр
president.tatarstan.ru

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Финляндия башкаласы Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Oodi үзәк китапханәсе һәм "ЮИТ" фин төзелеш компаниясе яңа проектлары – Tripla шәһәр комплексы белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова элек Хельсинкида яңа үзәк китапханә тәҗрибәсен Татарстан милли китапханәсен урнаштыру өчен "Казан” милли-мәдәни үзәген реконструкцияләгәндә куллану каралу мөмкинлеген хәбәр иткән иде.

Өч ел дәвамында төзелгән Oodi («Ода») яңа үзәк шәһәр китапханәсе өч каттан тора. Беренче катта – берничә керү урыны булган универсаль киңлек, анда иркен вестибюль, лекцияләр һәм чаралар уздыру өчен заллар, китапханә хезмәт күрсәтүләре һәм кафе урнашкан.

Икенче катта студияләр, уен бүлмәләре һәм семинарлар уздыру өчен эш урыннары. Өченче катта китап кибете, ял итү урыны, лобби һәм кафе. 

Oodi административ директоры Кари Лямся Татарстан Республикасы Президентына китапханәдә мәдәни һәм шәһәр вакыйгаларына багышлап уздырылачак чаралар турында сөйләде.

Моннан тыш,Татарстан Президентына Tripla шәһәр комплексы проектын тәкъдим иттеләр. Tripla проекты 35 гектар мәйданда Пасила районын үстерүне күз алдында тота, киләчәктә ул Хельсинкиның икенче үзәге булырга тиеш. Монда элек тимер юл депосы эшләгән.

Проект җитәкчесе Тапио Сало хәбәр иткәнчә, Tripla комплексы составына торак йортлар, коммерция үзәкләре, яңа транспорт-күчеп утыру төене керәчәк. Яңа хаб пассажирлар агымы буенча илдә иң эресе булачак. 2025 елда биредән елына 50 млн пассажир узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100