news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр

Тикшеренүдә Татарстанның 148 мәктәбеннән 3158 укучы һәм 2303 укытучы катнашкан.

 

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Гражданлык белеме сыйфатын бәяләү буенча 24 ил арасында халыкара тикшеренү үткәрелгән. Россия Федерациясе составында беренче тапкыр Татарстан да катнашкан. Бүген тикшеренү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Белем һәм тәрбия сыйфатына йогынты ясаучы факторларны өйрәнү коралы буларак гражданлык белеме халыкара тикшеренүе нәтиҗәләре” темасына коллегия утырышында тәкъдим ителде. Чара Татарстанның Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте.

Халкыбызның гомумроссия һәм гражданлык үзенчәлеген, мәдәниятен саклап калуда мәгариф системасының мөһим роль уйнавы билгеләп үтелде. Патриотик тәрбия “2016-2020 елларга Россия Федерациясе гражданнарының патриотик тәрбиясе” дәүләт программасы һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы яшьләренең патриотик тәрбиясе” бүлендек программасы кысаларында алып барыла. Республика мәктәпләрендә патриотлык төп белем бирү программасына кергән предметлар һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша тәрбияләнә.

Хәзерге вакытта Россия укучылар хәрәкәте юнәлешләрен гамәлгә ашыручы 610 гомуми белем бирү оешмасы билгеләнгән. “Юнармия” хәрәкәтенең җирле бүлекләренең 49 штабы эшли. Аларда 1088 юнармия отряды һәм 10 меңнән артык юнармияче исәпләнә.

“Гражданлык белеменең әһәмиятен исәпкә алып, без Татарстан Президенты белән килештереп, ISSC халыкара тикшеренүләрдә катнаштык”, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Тикшеренүдә Татарстанның 148 мәктәбеннән 3158 укучы һәм 2303 укытучы катнашканын әйтте. Министр муниципаль мәгариф идарәләре органнарына тикшеренү нәтиҗәләрен тирәннән өйрәнергә күрсәтмә бирде.

“Учительская газета” журналы баш мөхәррире Петр Положевец бу тикшеренүдә Россиянең дүртенче тапкыр катнашуын, соңгы тикшеренүдән соң Россия Федерациясенең 19нчы урыннан 7нче урынга менгәнен билгеләп узды.

Татарстанга кагылышлы тикшеренү нәтиҗәләренең кайберләре түбәндәгеләр. Татарстанның белем бирү оешмалары җитәкчеләре, гражданлык белеменең төп максатлары итеп, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында белемне тарату (73 процент); укучыларның тәнкыйди һәм бәйсез фикерләвен хуплау, социаль, сәяси белемнәрне алга сөрү (45шәр процент); тирә-як мохитне саклау идеяләрен үстерү, укучыларның мәктәп тормышында катнашуына теләктәшлек (38әр процент) кирәк дип саный.

Татарстанның уртача баллы 548не тәшкил итә. Тикшеренү буенча республика уучыларының нәтиҗәсе уртача күрсәткечтән 31 баллга югарырак.

Рөстәм Миңнеханов утырышка йомгак ясап: "Бөтен сораулар комплекслы хәл ителсен өчен, безгә нәрсәгә аеруча игътибар итәргә тиешлегебезне аңларга кирәк. Бу материалларны җентекләп өйрәнергә кирәк. Безнең Мәскәү коллегалары белән алдагы хезмәттәшлек бик кирәк дип саныйм. Тулаем алганда, Татарстанның нәтиҗәләре начар түгел, әмма игътибар кирәкле моментлар әле бар. Белем бирү сыйфаты да, тәрбия дәрәҗәсе дә мөһим. Тикшеренү нәтиҗәләренә анализ ясарсыз дип уйлыйм", - дип белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100