Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнехановка Биектауда татар авылында этнографик туризм проекты тәкъдим иттеләр
Биредә 2010 елда крестьян-фермерлык хуҗалык нигезендә тәвә кошлар фермасы ачылган, бүген ул "Татар тәвә кошы" бренды буларак билгеле.
(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Биектаудагы Ямаширмә татар авылында этнографик туризм үсеше проекты тәкъдим ителде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Биектау районында Этнографик туризм үзәге проекты Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты белән район администрациясе белән берлектә әзерләнгән. Авылда әлеге юнәлеш фермер Габделәхмәт Котдусов эшчәнлегеннән башланган. 2010 елда крестьян-фермерлык хуҗалык нигезендә тәвә кошлар фермасы ачылган, бүген ул "Татар тәвә кошы" бренды буларак билгеле.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Касыйм" сөт комбинатында булды. Ул 2015 елның март аенда оешкан, сөт эшкәртү һәм сөт продукциясен җитештерү белән шөгыльләнә. Сөтне Саба, Арча, Әтән муниципаль районнары хуҗалыкларында сатып ала.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Биектау сөт комбинаты" ҖЧҖтә булды. Әлеге оешма Татарстанда "Елмай" бренды буларак билгеле. Үз хуҗалыклары Биектау, Арча, Кукмара районнарында бар. Шулай ук комбинат Татарстан, Марий Эл Республикасы, Киров өлкәсе хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз