news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка бүген Каюм Насыйри урамы үсеше проектын тәкъдим иттеләр

Иске Татар бистәсе префектурасы һәм Казан төзелеш университеты студентлары берлегендә эшләнгән тәкъдим Татарстан Президенты тарафыннан хупланды.

Рөстәм Миңнехановка бүген Каюм Насыйри урамы үсеше проектын тәкъдим иттеләр
president.tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген Казанның тарихи үзәген карап йөргәндә Каюма Насыйри урамы үсеше эскизын тәкъдим иттеләр, дип җиткерә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Проект Иске Татар бистәсе префектурасы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары белән берлектә эшләнгән. Ул туристик агымны көчәйтү һәм кече архитектура формаларын булдыруны күзаллый.

Әлеге тәкъдим Татарстан Президенты тарафыннан хупланды.

Моннан тыш, республика лидеры һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар күптән түгел Иске Татар бистәсендә ачылган “Татар бистәсе” музеен (Каюм Насыйри урамы, 38) карады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot