Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка архив күргәзмәсендә уникаль медицина документларын күрсәттеләр
Студентлар һәм укучылар архив белән эшләүнең кызыклыгы турында сөйләде.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының коллегия утырышы алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов архив хезмәте тарихына багышланган күргәзмә белән танышты. Анда уникаль медицина документлары тәкъдим ителгән.
«Медицина оешмаларыннан дәүләт архивына саклауга килеп ирешкән соңгы документ 1938 елгы. Без професор Груздевның медицина карточкасын мисалга китердек. Бу аның гомеренең соңгы көннәрендәге халәтен күрсәтә. Документ кадерле, уникаль булып санала. Аның киләчәк буын тикшеренүчеләр өчен дә тарихи кыйммәте зур», — дип ачыклык кертте «Татар-информ» хәбәрчесенә дәүләт комитеты директоры урынбасары Гүзәл Илдарханова.
Ул, шулай ук, Рөстәм Миңнехановка Зөя уездында яшәгән кеше, Казан округ хастаханәсе пациентының 1882 елгы документы күрсәтелгәнен әйтте.
«Бу эш психиатрия хастаханәсе фондыннан килеп иреште. Мондый документлар Татарстан дәүләт архивына саклауга килмәгәнлектән, медицина карталарының кыйммәтенә экспертиза һәм инвентаризация буенча план эшләнде. Аның нәтиҗәләре буенча, дәүләт архивына саклауга медицина оешмаларыннан уникаль документлар килер дип көтәбез», — диде Гүзәл Илдарханова.
Рөстәм Миңнехановка ТР Президент Аппараты фонды документлары тупланганын күрсәттеләр. Бүген 5,5 проценты цифрлы рәвешкә китерелгәне әйтелде. Читтән торып уку залы турында сөйләгән вакытта, Президент смартфоннардан да кереп булу мөмкинлеге кирәклеген искәртте. Казан төзелеш көллиятенең Архив эше буенча комитетның студентлар арасында уздырылган тикшеренү эшләре буенча премиясенә лаек булган студентлар үзләре өчен зур тәҗрибә туплаганнарын әйттеләр.
Архив документларын үз күзләре белән күреп өйрәнү кызык эш булуын билгеләп үттеләр. «Архив документлары ярдәмендә без элек нәрсәләр булганын аңладык. Без бүгенге буынга ата-бабалар тарихы белән танышу мөмкинлеге бирү өчен шат», — диделәр. Архивта 7-9 сыйныф укучылары да эшли. Казанның 93 гимназиясе укучылары Архив комитеты белән дус булулары турында сөйләде. «Тикшеренүләрдә тарихи документларны куллана алабыз», — диделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз