Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка архитектура биенналесында проект сайларга тәкъдим иттеләр
ТР Президенты һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры II Бөтенроссия яшьләр архитектура биенналесында финалга үткән 30 проект күргәзмәсе белән танышты.
(Иннополис, 25 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка II Бөтенроссия яшьләр архитектура биенналесының махсус призын алачак проект сайларга тәкъдим иттеләр. РФ төзелеш һәм ТКХ министры белән бергә ул архитектура бюросының 30 иң яхшы проекты белән танышты.
«Һәр категориядә ике җиңүче бар, аларны безнең жюри сайлап ала. Нәтиҗәләрне иртәгә ясаячакбыз. Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасының махсус призлары булачак. Без үткәнендә шулай эшләдек һәм барысының да проектларына заказ бирдек», - диде ТР Президентының ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасының махсус призын алачак проектны сайларга тәкъдим итте.
ТР Президенты ярдәмчесе искәрткәнчә, финалистларның бурычы Казанның ташландык сәнәгать мәйданчыкларын ни рәвешле үзгәртеп корырга икәнлеген күрсәтү белән генә чикләнми. Алар алдында мәдәни мирас элементларын саклау бурычы тора.
«Әлеге проектлар – уенчык кына түгел. Без финалистларның профессионалларча эшләвен күреп торабыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
- II Бөтенроссия яшьләр архитектура биенналесы 24 октябрьдә Иннополиста башланды һәм ул 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россиянең уннан артык төбәгеннән 30 финалист Казанның «Сантехприбор» заводы һәм порт элеваторы территорияләрен ничек итеп күзаллауларына бәйле проектлар тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз