Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка 5 млрд сумлык «Техногород» мегапроектын тәкъдим иттеләр
Үзәкне «КАМАЗ» ГАҖ буш җирендә 29 гектар мәйданлы сәнәгать-коммуналь зонада төзү планлаштырыла.
(Чаллы, 28 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). КАМАЗда Рөстәм Миңнехановка 5 млрд сумлык «Техногород» мегапроектын тәкъдим иттеләр.
КАМАЗда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Күпфункцияле спорт-мәгариф үзәге проекты презентацияләделәр.
Проектны тәкъдим итү алдыннан республика башлыгы яшь узышчыларга — иртәгә старт алачак мини-багги буенча Россия беренчелегендә катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Малайлар арасында узышчылар династиясе вәкилләре, мәсәлән, багги буенча Россия чемпионы оныгы Лев Губа бар. Иң яшь узышчы Тимур Жаворонков чара кунакларында елмаю уятты. «Бу иң куркыныч көндәш!» - дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.
«КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин сөйләгәнчә, «Техногород» фәнни-тикшеренү мәйданчыгы булып тора. Алар өчен күп функцияле спорт-мәгариф үзәгендә барлык шартлар да тудырылачак.
Үзәкне «КАМАЗ» ГАҖ буш җирендә 29 гектар мәйданлы сәнәгать-коммуналь зонада төзү планлаштырыла һәм Чаллыга якын булачак. Комплекска кунакханә, берничә мәгариф зонасы, шул исәптән балалар өчен фәнни-тикшеренү лабораторияләре, автомобиль үрнәкләре булган техник лабораторияләр, шулай ук һәр ел сынау трассасы һәм йөк автомобиль техникасының музей экспозициясе керәчәк.
«Бу үзәк КАМАЗга гына түгел, бөтен регионга да бик мөһим, чөнки Кама аръягының барлык сәнәгать предприятиеләре техник кадрларга кытлык кичерә. Ә бу үзәк балаларга кечкенә яшьтән үк үз сәләтләрен ачарга — үзләрен машина йөртүче, конструктор, инженер буларак сынап карарга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Чагин.
Проектның бәясе 5 млрд сум тәшкил итәчәк. Объект этаплап төзеләчәк. Уңай шартлар булса, аны биш ел чамасы төзиячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз