Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Зорлу Холдинг» компаниясе идарәсе рәисе Әхмәт Зорлу белән очрашты
Очрашуда Татарстан потенциалын файдаланып, текстиль кластерын төзү мөмкинлеге турында фикерләштеләр
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зорлу Холдинг» компаниясе идарәсе рәисе Әхмәт Зорлу белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, республика ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «КЭР-Холдинг» компаниясе вәкилләре һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Яклар үзара кызыклы булган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Беренче мәсьәлә, Татарстан потенциалыннан файдаланып, текстиль кластерын төзү мөмкинлеге булды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу юнәлешнең киләчәге бар. Әлеге заманча кластерны булдыруда бездәге чимал мөмкинлекләрен һәм ресурсларны файдаланырга кирәк, дип белдерде ул. Аның йөкләмәсе буенча әлеге юнәлешне үстерү мөмкинлекләрен өйрәнергә тиешле эшче төркеме оештырылачак. Республика ягыннан эшче төркемгә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ вәкилләре керәчәк.
Очрашуда катнашучылар фикер алышкан икенче мәсьәлә – Татарстан территориясендә электр энергиясен эшләп чыгару өлкәсендә уртак проектлар булдыру, аерым алганда, Казанда. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, бүген республика башкаласында электр энергиясе җитмәү күзәтелә. Бигрәк тә бу Казанның Республика клиник хастаханәсе тирәсендәге районда, шулай ук “Алабуга” МИЗда, анда резидент-компанияләрнең электр энергиясенә ихтыяҗлары арта бара. Бу мәсьәләне өйрәнү өчен дә составына энергетика өлкәсе белгечләр кергән эшче төркем булдырыла.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз