news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Үзмәшгульләрне акча эшләргә өйрәтергә кирәк

Татарстан Президенты үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең санын арттыру гына түгел, аларның белемнәрен үстерү белән дә шөгыльләнергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов: Үзмәшгульләрне акча эшләргә өйрәтергә кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстандагы үзмәшгульләрне акча эшләргә өйрәтергә кирәк. Моның өчен укыту программаларын эшләү зарур. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның алты ае йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә әйтте.

“Быелдан башлап республикага һөнәри керемгә яңа салым гамәлгә керде. Безнең бурыч – күләм арттыру гына түгел, ә бу кешеләрне акча эшләргә дә өйрәтү. Бигрәк тә яшьләрне. Укыту программалары, этәргеч кирәк”, - диде Миңнеханов.

Алдарак билгеле булганча, республикада һөнәри керем өчен 20 мең кеше салым түли, аларның 500 балигъ булмаганнар.

Татарстан буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин сүзләренчә, үзмәшгульләрне җәлеп итү һәм теркәү тиешенчә дәрәҗәдә тиз бармый. Ел азагына кадәр Татарстандагы 60 меңләп үзмәшгуль актив эшли башлар дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100