news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләрне артык тикшерү белән борчымаска чакырды

Үзмәшгульләр өчен яңа режимда салымчылар белән онлайн-элемтә һәм 4-6 процентлы минималь ставкалар тәкъдим ителә.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче татарстанлылар рәсмиләштерү процедурасыннан соң күзәтчелек органнарының артык игътибарын тоярга тиеш түгел. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе белән уртак коллегиясендә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, салым органнары мәгълүматларны гына терки, ә кешеләр белән төп эш республика хакимияте җилкәсенә төшә.

“Муниципалитетлардан башка без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Роспотребнадзор һәр көнне килеп, ничек торт ясаганны карыймы? Әгәр шикаять булса, киләләр, карыйлар. Ә болай нигә кешеләрне борчырга?” – диде Миңнеханов. Шулай ук эшләрен рәсмиләштергәч, үзмәшгульләр үзләре дә эшчәнлекләрендә хокук бозу булмасын өчен тырышачак, диде ул.

  • Татарстан хакимияте вәкилләреннән тыш, коллегиядә Россиянең беренче вице-премьеры Антон Силуанов катнашты. Ул 2019 елдан үзмәшгульләр өчен яңа салым режимын сынаучы дүрт субъектның берсе Татарстан булачагын искәртте.

  • Үзмәшгульләр өчен яңа салым режимын 2019 елның гыйнварыннан дүрт төбәктә – Татарстан, Мәскәү, шулай ук Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә сынап караячаклар. Физик затларга салым ставкасы керемнең 4 проценты  булса, оешмалар өчен 6 процент тәшкил итәчәк. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең кереме елга 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100