Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләргә аяк чалмаска кушты
"Яңа салым режимы хөкүмәт органнары ярдәм күрсәткәндә генә эшли ала", - диде Президент.
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, яңа кабул ителгән закон нигезендә, хөкүмәт органнарына үзмәшгуль кешеләргә басым ясамаска кушты. Бу хакта ул бүген ТР Эшмәкәрлек Советының X киңәйтелгән утырышында әйтте.
"Татарстан - үзмәшгуль кешеләргә махсус салым режимы кертү буенча пилот төбәк. Салым ставкасы физик затларга - 4, оешмаларга 6 % күләмендә билгеләнде. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешенең еллык кереме елына 2,4 млн сумнан ким булырга тиеш түгел", - дип аңлатты ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт органнарына үзмәшгульлеккә басым ясамаска кушты.
"Әлеге өлкәгә кагылышы булган һәр хөкүмәт органын бюрократия һәм катлаулы процесслардан читләшергә, үзмәшгульләргә административ киртәләр тудырмаска чакырам. Шул очракта гына яңа салым режимы гражданнар тарафыннан кабул ителәчәк", - диде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз