news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Жорес Алферов белән очрашты

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР ның фәнни потенциалын алга таба үстерү, Сколково инновация үзәге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген физика галиме, Нобель премиясе лауреаты, Сколково инновация үзәгенең фәнни җитәкчесе Жорес Алферов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Александр Терентьев һ.б. катнашты.
Яклар Татарстанның фәнни потенциалын алга таба үстерү, Сколково инновация үзәге белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен карады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Жорес Алферов Казан фәнни мәктәбенең һәрвакыт югары потенциалга ия булуын билгеләп, аерым вузларны барлап узды. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, кунакны Татарстанда гамәлгә ашырылучы инновация проектлары белән таныштырды, “ТР Электрон Хөкүмәте” проекты, дәүләт хакимияте органнарында электрон документ әйләнешен куллану һ.б. хакында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot