Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Женевада берничә эшлекле очрашу уздырды
Татарстан Президенты Германиянең Кече һәм урта бизнес ассоциациясе җитәкчелеге һәм «Y» («игрек») технопаркы җитәкчелеге белән очрашты.
(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага (Швейцария) эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Беренчесе – «Y» («игрек») технопаркы җитәкчелеге белән. Технопарк – беренче һәм иң зур Швейцария фәнни-техник паркы. Резидентларының эшчәнлегенең төп юнәлешләре – мәгълүмат һәм медицина технологияләре һәм машина төзелеше. Технопарк 52 гектарда урнашкан, шул исәптән резидентлары 150дән артык компаня һәм фәнни-тикшеренү институтлары.
Рөстәм Миңнеханов һәм InnoPark, Inno Fund («Y» технопаркының идарәче компаниясе) генераль директоры Франсуа Эггер инновацион технологияләр өлкәсендә уртак эшләнмәләр перспективалары, фәнни тикшеренүләр өлкәсендә кооперация мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аннары Татарстан Президенты Германиянең Кече һәм урта бизнес ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашкан. Европаның бу эре оешмасы 600 меңнән артык компанияне берләштерә, аларның гомуми сәүдә әйләнеше $1 трлн. чамасы. Бүген Ассоциация 11 млн. артык кеше мәнфәгатьләрен яклый, шулай Россиягә каршы санкцияләргә каршы актив чыгыш ясый. Россия белән Германия арасындагы проектлар бизнесын үстерүгә ярдәм итү өчен Россиядә офислар ачарга җыена.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Германия – Татарстанның чит илләрдәге төп партнерларының берсе. Ил республикага инвестицияләр күләмендә зур өлешкә ия. Очрашу барышында яклар Германия белән Татарстан Республикасы бизнес-даирәләре арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту мәсьәләләрен карадылар. Ассоциация җитәкчелеге Казанда үзенең төбәк вәкиллеген ачарга теләвен белдерде.
Швейцария Электроника һәм микротехника фәнни-тикшеренү үзәге (CSEM) вице-президенты Жорж Котротсиос белән очрашуда яклар ИТ һәм радиоэлектроника өлкәсендә үзара хезмәттәшлекнең югары потенциалын билгеләп үттеләр. CSEM космик спутниклар өчен модульләр җитештерә, мәгълүматны эшкәртү һәм программалар белән тәэмин итүне язу өчен үзенең тәҗрибәсе бар. Компания аэронавтика һәм йөкләр ташу, биотехнология, мәгълүмат технологияләре һәм телекоммуникацияләр, энергетика һәм төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармакларында эшчәнлек алып бара.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты барында Швейцария Электроника һәм микротехника фәнни-тикшеренү үзәге белән Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы арасында ниятләр турында килешү имзаланды.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Швейцария Парламентының Кантоннар советының Халыкара эшләр комитеты рәисе, Швейцария-Россия Дуслыгы парламентара төркеме рәистәше Филиппо Ломбарди белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан икътисады турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Россия-Швейцария мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Швейцария эшлекле даирәләре белән ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз